Татарстанга халык иҗаты белгечләре җыела

16-19 июль көннәрендә Татарстанда Бөтенроссия төбәк Халык иҗаты йортлары һәм үзәкләре директорларының семинар-киңәшмәсе узачак
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). 16-19 июль көннәрендә Татарстанда Бөтенроссия төбәк Халык иҗаты йортлары һәм үзәкләре директорларының “Матди булмаган мәдәни мирасны саклау процессларын мәгълүмат-методик яктан тәэмин итү бурычлары” темасына семинар-киңәшмәсе узачак.
Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Дәүләт Халык иҗаты йорты, Россиянең Кабардин-Балкар, Адыгея, Саха-Якутия, Калининград, Сахалин, Хабаровск крае һәм башка – 40ка якын төбәгеннән вәкилләр катнашуы көтелә. Катаншучыларны ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Дәүләт Халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова сәламлиячәк.
Киңәшмә кысаларында эш тәҗрибәсе белән алмашуга багышланган “түгәрәк өстәл”ләр оештырылачак. Шулай ук кунаклар Казанның Химиклар Мәдәният Сарае, Алабуга, Питрәч муниципаль районындагы мәдәни-ял итү учреждениеләре эше белән танышачак, Мамадыш районында “Питрау” XI Республика керәшеннәр бәйрәмендә катнашачак.
Семинар-киңәшмәне оештыручылар – РФ Мәдәният министрлыгы, Дәүләт Халык иҗаты йорты, ТР Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшенең фәнни-методик үзәге.