Казанда тәүге тапкыр Державин фестивале узачак

13-15 июль көннәрендә Татарстанда беренче Бөтенроссия Державин фестивале узачак
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). 13-15 июль көннәрендә Татарстанда беренче Бөтенроссия Державин фестивале узачак. Чара күренекле шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин тууына 267 ел тулуга багышлана.
Фестивальгә Мәскәү, Петербург, Төмән, Красноярск, Воронеж, Өфе, Чабаксар, Йошкар-Оладан танылган шагыйрьләр һәм язучылар оешмалары җитәкчеләре чакырылган.
13 июль көнне 16 сәгатьтә Казанда М.Горький урамында урнашкан Лядской бакчасындагы Державин һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы булачак. 14 июльдә 10 сәгатьтә Лаешта “Державин һәм мәдәниятләр диалектикасы” фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда Россия, якын һәм ерак чит илләрдән 40ка якын әдәбият белгече, язучы катнашыр дип көтелә. Алар арасында – АКШтан Александр Левицкий, Санкт-Петербургтан Нина Морозова, Минскидан Светлана Яницкая, Мәскәүдән Татьяна Саськова һәм башкалар бар.
Бу көнне 16 сәгатьтә Лаешта традицион шигърият бәйрәме оештырылачак. Анда Гавриил Державин исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясе тапшырылачак, шулай ук танылган язучылар, шагыйрьләр, Татарстанның сәнгать эшлеклеләре, Россиядән кунаклар чыгыш ясаячак. Быелдан ел саен тапшырыла торган Г.Державин исемендәге премия Бөтенроссия статусын алды.
Беренче Бөтенроссия Державин фестивален оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге һәм Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.