Буада урам концертлары старт алды

Шәһәрнең 230, районның 80 еллыгына карата һәр атнаның чәршәмбесендә һәр урамга багышлап концертлар куелачак
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Буа шәһәренең 230, районының 80 еллыгына карата һәр атнаның чәршәмбе көннәрендә мәдәният сарае һәвәскәрләре шәһәр урамнарына багышлап концерт куячак, дип хәбәр итә “Байрак” хәбәрчеләре.
7 июль көнне Космовский урамына атап старт алган бу бәйрәм чарасы 8 нче сентябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Концертлар түбәндәге урыннарда оештырылачак: 14 июльдә – Төзелеш урамындагы шикәр заводы, 21 июльдә – Вокзал урамындагы тимер юл вокзалы, 28 июльдә – Р.Люксембург урамындагы Үзәк мәйдан, 4 августта – Г.Исхакый урамы, 5 нче номерлы мәктәп, 11 августта – Завод урамындагы машина төзү заводы, 18 августта – Совет урамындагы Буа элеваторы, 25 августта Ефремов урамындагы Пенсия фонды идарәсе, 1 сентябрьдә – Вахитов урамындагы Үзәк парк һәм 8 сентябрьдә Арефьев урамындагы “Россельхозбанк” каршыларында. Һәр тамаша 17.00 сәгатьтә башлана.