news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җомга-шимбә көннәрендә Казанда боҗралы маршрут буйлап трамвай-спектакль йөри башлый

Казан ТЮЗы «Төнге трамвай» спектаклен чыгарды.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ) төнге трамвайда спектакль чыгарды. Бүген төнге 11дә боҗра буенча йөрүче 5А маршрутлы трамвай беренче тамашачыларын кабул итәчәк.

Кичә спектакль-променадның премьера алды беренче тамашачылары журналистлар һәм блогерлар булды.

Трамвай һәр җомга һәм шимбә көннәрендә 23.00 сәгатьтә Җиңү проспектындагы трамвай тукталышыннан Азино ягына таба кузгалып китә. Казанның Яңа Савин районы һәм Иске татар бистәсе аша 00.40 минутларда тамашачыны кабат шушы ук тукталышка китереп куя.

Төнге трамвайда артистлар юк. Тамашачыга колакчыннар таратыла һәм алар артистлар тавышы яздырылган аудиоспектакль тыңлый.

Төнге трамвай өчен Зоя Рутер тарафыннан махсус пьеса язылган. Әсәрнең төп герое Саша Белов. Дөресрәге, тамашачы юл һәлакәтенә юлыккан егетнең җан авазын тыңлый. Әлеге җанның трамвайдан чыгып үз тәненә кереп өлгерүен көтә.

Спектакльнең режиссеры һәм идея авторы, театрның баш режиссеры Радион Букаев спектакльнең туристлар өчен түгел, нәкъ менә Казан халкы өчен булуын ассызыклый. Пьеса аларның шәһәрнең төрле урыннарындагы хатирәләрен яңарты.

Оештыручылар әйтүенчә, билетлар инде июль уртасына кадәр сатылып беткән. Билет бәясе — 800 сум. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100