news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында студентларның диплом спектакльләре күрсәтелә

Студентлар «Парковка», «Беренче театр» һәм «Король Лир» спектакльләрен тәкъдим итә.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). 14-20 июньдә Камал театрында Казан дәүләт мәдәният институтының татар актерлык курсында укучы студентларның диплом спектакльләре күрсәтеләчәк.

Курс җитәкчесе — Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, укытучы — Рамил Гәрәев, сәхнә теле буенча укытучы — Инсаф Абдулла, дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.

15 июньдә булачак «Парковка» һәм 17 июньдәге «Беренче театр» спектакльләренә билетларны kamalteatr.ru сайтында һәм кассада алырга була.

16 һәм 20 июньдә булачак «Король Лир» спектакленә керү өчен театрның ВКонтакте төркемендә теркәлергә кирәк. Урыннар саны чикле.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100