Рудольф Нуриев исемендәге XXII балет фестивале программасы билгеле булды

Мәдәни Чара сентябрь аенда Уфада узачак.
(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Рудольф Нуриев исемендәге XXII балет фестивале программасы билгеле булды. Әлеге зур мәдәни чара Уфада, Башкорт опера һәм балет театрында узачак. Бу хакта “Башинформ” агентыгы хәбәр итә. 7-8 сентябрьдә фестиваль бер актлы балетлар белән ачылачак.10 сентябрьдә Гала-концерт тәкъдим ителәчәк. Анда П.И.Чайковский балетларыннан өзекләр, шулай ук аның музыкасына эшләнгән хореографик номерлар күрсәтеләчәк.11 сентябрьдә классик балет яратучылар “Аккош күле” балетын карый алачак. Балетны сәхнәгә куючы хореограф – СССРның халык артисты Юрий Григорович (Мәскәү).13 сентябрьдә Ариф Меликовның “Мәхәббәт турында риваять” балеты күрсәтеләчәк. Сәхнәгә куючы – Юрий Григорович (Мәскәү).15 сентябрьдә Нуриев фестивале кысаларында Гала-концерт узачак. Анда тамашачыга Рудольф Нуриев репертуары белән бәйле һәм аның тормышына, иҗатына багышланган хореографик номерлар күрсәтеләчәк.17 сентябрьдә М.И.Глинка исемендәге Чиләбе дәүләт академия опера һәм балет театры һәм Franceconcert (Франция) хезмәттәшлегендә “Кармина Бурана” балет-кантатасы күрсәтеләчәк.19 сентябрьдә М.И.Глинка исемендәге Чиләбе дәүләт академия опера һәм балет театрының “Анна Каренина” балеты белән фестиваль тәмамланачак. Балетны сәхнәгә куючы балетмейстер – Россиянең атказанган артисты, Санкт-Петербургның “Золотой софит” иң югары театр премиясе, “Душа танца” премиясе иясе Вера Арбузова (Санкт-Петербург).