Кайбычның Ябалак авылы Россия көнендә Сабан туе уздыра

Бәйрәмгә танылган артистлар да чакырулы.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Бүген, 12 июнь - Россия көнендә, Кайбыч районы Кече Кайбыч авылы белән Ябалак авыллары арасындагы яшел тугайда Сабан туе узачак. Бу хакта район басмасы яза. 
 
"Бу – ял көне, шулай булгач, көне буена рәхәтләнеп күңел ачыйк. Татарстанның танылган җырчылары Җәвит Шакиров белән Зөлфия Шакирова сезгә үзләренең иң матур җырларын бүләк итәчәк", - диелә хәбәрдә.