Балык Бистәсе Полянка китапханәсендә “Кояшлы аланда” дигән экологик бәйрәм узган

Балалар белән табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алышу булган.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан, Балык Бистәсе районының Полянка китапханәсендә урта һәм өлкән мәктәп укучылары өчен “Кояшлы аланда” дигән экологик бәйрәм уздырылган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
 
Анда китапханә мөдире Анна Вильчинская балаларга экология төшенчәсенең мәгънәсен аңлатты. Алар белән табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алышты. Балалар аны игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, диелә хәбәрдә.