^Зәки Вәлиди фонды җитәкчеләре матбугат очрашуы оештырды

^Зәки Вәлиди фонды җитәкчеләре матбугат очрашуы оештырды

(Уфа, 12 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда бер ай чамасы элек оештырылган Әхмәтзәки Вәлиди төбәк җәмәгатьчелек фонды җитәкчеләре Уфада журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырды. Очрашуда фондның рәисе, профессор Марат Колшәрипов, аның башкарма рәисе Әлтаф Гайфуллин һәм Башкортстан халыклары ассоциациясе рәисе Нияз Мәҗитов катнашты.

Әхмәтзәки Вәлиди фонды Башкортстан халыклары ассамблеясе канаты астында оештырылган. Марат Колшәрипов сүзләренчә, яңа ачылган фонд, Зәки Вәлидинең истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкару белән бергә, башка төрле, күпкырлы эшчәнлек алып барачак. “Хәтта Россиядә федерализмны үстерү мәсьәләләрендә дә үз сүзебезне әйтергә тырышачакбыз”, - ди ул.

Уфада эшли башлаган Әхмәтзәки Вәлиди җәмәгатьчелек фонды рәисе Марат Колшәрипов фикеренчә, әле Әхмәтзәки Вәлиди мирасын барлау, аны халыкка җиткерү тәңгәлендә бик күп эшләр башкарасы бар. Зәки Вәлидинең истәлеген мәңгеләштерү кирәклеген дә белдерде ул матбугат очрашуында. Кичекмәстән, Уфадагы бер урамга Зәки Вәлидинең исемен бирергә, аңа һәйкәл куярга һәм башка эшләрне башкарырга кирәк, дип исәпли яңа фонд җитәкчеләре. Әлеге фондка хәзер алар иң башта финанслар җыю белән мәшгуль булачак икән. “Безнең фонд һәр кешегә ачык, төрле җәмәгатьчелек оешмалары да безгә кушыла ала” дип белдерә алар.