Азнакайда онлайн-викторина ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды

Дәрес башында туган як композиторлары, шагыйрьләре турында зур булмаган әңгәмә булды.

(Азнакай, 12 май, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакай Мәдәни үзәгенең «Илһам» вокаль ансамбле җитәкчесе Азалия Шәйхетдинова балалар белән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Туган ягым турында җырлыйм» дип исемләнгән онлайн-викторина үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Дәрес Ватанга, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү, туган як шагыйрьләре һәм композиторлары иҗатына кызыксыну уяту, шигъри текст белән эшләү күнекмәләрен ныгыту максатыннан үткәрелә.

Дәрес башында туган як композиторлары, шагыйрьләре турында зур булмаган әңгәмә булды. Аннан соң балалар белән сулыш алу һәм вокал күнегүләре үткәрелде, укытучы белән бергә Туган як турында искиткеч әсәрләр башкарылды.

«Һәр кеше, тормышка аяк басканда, үзе өчен „Ватан“сүзен ача. Әмма юл башында һәрберебезнең үз, кече Ватаны бар. Бу кече ватан үзенең үзенчәлекле йөзе, иң тыйнак һәм ямьсез матурлыгы белән балачагында кешегә тәкъдим ителә һәм гомер буе аның белән кала», — диде Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева.