Ренат Еникиев һәм Л.Любовскийның иҗат кичәләре акча юклыктан берләште - Р.Әхиярова

Бу ике татар һәм рус композиторының иҗат кичәләре бер үк көнне, бер үк вакытта узуы татар җәмәгатьчелегендә дәгъва тудырды.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Финанс проблемалары булу сәбәпле, Татарстан композиторлары Ренат Еникиев һәм Леонид Любовскийның иҗат кичәләре бер үк көнне узачак. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Композиторлар берлеге рәисе урынбасары шул хакта белдерде.

Исегезгә төшереп узабыз, быел танылган татар композиторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Еникиевкә 80 яшь тула. Татар музыка сәнгатендә зур көч куйган,  Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең дәүләт премиясе лауреаты Леонид Любовский да быел 80 яшьлеген бәйрәм итә. 13 май көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында әлеге ике композиторның юбилейларына багышланган иҗат кичәсе узачак. 13 майда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак концертның беренче өлеше Ренат Еникиевкә багышланса, икенче өлеше Леонид Любовский әсәрләреннән торачак.

Ике күренекле композиторның иҗат кичәләрен берләштереп үткәрүгә татар җәмәгатьчелеге ризасызлыгын белдерде."Татарстанның халык артисты, Тукай премиясенә лаек булган, гомумән, зур иҗаты булган Ренат Еникиев тә аерым концертка лаек түгел мени?! (Аның бик бит әле, симфоник әсәрләреннән тыш, күпме камера музыкасы, җырлары, романслары бар!) Шулай ук Л.Любовский да?! Ни өчен аларны кушарга? Нинди мескенлек бу? Мондый хәлнең тарихта булганы юк. Сугыш вакытында да блокадалы Ленинградта оркестр уйнап торганны, үзебезнең татар классик композиторына бер зур дәрәҗәле концерт оештырып булмый мени? (язу стиле сакланды - ТИ)" - дип язды кулланучылар социаль челтәрдә.

Концерт Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры катнашында узачак. Оркестр җитәкчесе ике композиторның иҗат кичәләрен бергә уздыру мәсьәләсенә кагылышлы сорауга җавап бирүдән баш тартты. Дәүләт симфоник оркестрының матбугат хезмәткәре белдергәнчә, юбилей концерты программасын Татарстан Композиторлар берлеге төзегән.

Татарстан Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резеда Әхиярова «Татар-информ» хәбәрчесенә мәсьәләне гади генә аңлатты. «Композиторларыбыз Ренат Еникиев һәм Леонид Любовский да, әлбәттә, аерым-аерым иҗат кичәләренә лаек сәнгатькәрләр. Ләкин финанс мәсьәләсе, ягъни акча юклык бу ике композиторның иҗатларына багышланган концертларны берләштереп оештырырга мәҗбүр итте. Ике композитор да бер елда туган, бер-берләренә якын кешеләр, бу күренештә әллә ни куркыныч нәрсә күрмим мин», - диде Р.Әхиярова.