Казандагы Нуриев исемендәге балет фестивале - иртәгә, Уфадагысы 23 майда ачылачак

Казандагы һәм Уфадагы балет фестивальләре язылышлары белән аерыла - Казандагысы "Нуриевский", Уфадагысы - "Нуреевский".

(Казан, 12 май, «Татар-информ»).  Рудольф Нуриев исемендәге XXI Халыкара балет сәнгате фестивале 23 майдан 2 июньгә кадәр Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында узачак, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәтенә сылтама биреп, "Интерфакс-Поволжье".

"Фестивальдә Россия һәм чит илдән күренекле биючеләр катнашачак. Чарага Сан-Франциско балеты, Словакия милли театры, Россиянең Зур театры, "Кремлевский балет" театры, Михайлов театы, Екатеринбург һәм Чиләбе театрларының балет труппалары солистлары чакырулы", - диләр матбугат хезмәтендә.

Фестивальне Лев Степанов һәм Заһир Исмәгыйлевның "Журавлиная песнь" беренче башкорт балеты сценографик версиясенең яңа премьерасы ачып җибәрәчәк .

Икенче көнне - 25 майда Екатеринбург дәүләт опера һәм балет театры артистлары "Алтын битлек – 2017" Россия милли театраль премия лауреаты Сергей Прокофьевның "Ромео и Джульетта"сын тәкъдим итәчәк.

26 майда Михайлов театры солистлары катнашында Петр Чайковскийның "Лебединое озеро" балеты күрсәтеләчәк, 29 майда М.И.Глинка исемендәге Чиләбе дәүләт академик опера һәм балет театры Цезарь Пунинның "Эсмеральда"сын куячак, 30 майда - Россиянең Зур театры белән Словакия милли театры солистлары Людвиг Минкусның "Баядерка" әсәрен сәхнәләштерәчәк, 1 июньдә - "Корсар" күрсәтеләчәк.

Балет форумы 2 июньдә балет сәнгате йолдызлары катнашындагы гала-концерт белән тәмамланачак.

"Фестиваль дөнья күләмендә танылган биюче, СССРның халык артисты, бик күп дәүләт бүләкләре иясе Юрий Григоровичның 90 яшьлегенә багышлана. Әлеге фестиваль нәкъ аның тәкъдиме белән 1993 елда оештырыла, аның мактаулы президенты булып, әле дә Юрий Николаевич тора", - дип хәбәр итәләр матбугат хезмәтендә.

Искәртеп үтик, Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале (Нуриев фестивале) – 1987 елдан башлап, Казанда ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үткәрелә торган балет фестивале. 1992 елның 21 маенда Казандагы балет фестивале кысаларында Р.Нуриев П.И.Чайковский музыкасына куелган "Щелкунчик" спектакленә дирижерлык итә. Спектакльдән соң биюче Казан фестиваленә үзенең исемен бирүгә ризалык белдерә. Аны киләсе фестивалгә дә (1993 елның маенда) чакыралар , әмма ул 1993 елның 6 гыйнварында вафат була.

Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет сәнгате фестивален Уфада 1993 елның мартыннан, Рудольф Нуриев вафатыннан соң үткәрә башлыйлар.

Тагын бер үзенчәлек - Татарстандагы Нуриев фестивале "и" хәрефе белән язылса (Нуриевский), Уфадагысы "е" хәрефе белән языла - Нуреевский. Бу Татарстандагы фестивальнең атамасы «Международный фестиваль классического балета имени Рудольфа Нуриева» рәсми рәвештә теркәлгәннән соң барлыкка килгән үзенчәлек.