Габдулла Кариевны туган авылында зурлап искә алачаклар

13 май көнне Габдулла Кариевның тууына 131 ел уңаеннан каберенә чәчәкләр салу, музеенда булу һәм туган авылында спектакль карау ниятләнә.

 (Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 13 май көнне Габдулла Кариевның тууына 131 ел хөрмәтенә (туган көне - 8 май) татар зыялылары һәм актер эшчәнлегенә битараф булмаучылар җыелып, аны искә алачаклар.

Актерны 8 май көнне кабере янында Норлат районы якташлар җәмгыяте зиярәт кылуны оештырган иде. Аның җитәкчесе Фәрид Мифтахов Габдулла Кариевның татар театры өчен күп эш эшләгәне турында әйтте.

“Ул татар театры өчен күп эш эшләгән шәхес. Татар артисты кабере янында җыелу инде күптәннән матур гадәткә керде. Артистның тормышын өйрәнү дәвам итә. Без, Габдулла Кариев 125 еллыгына “Җыен” фонды белән берлектә “Шәхесләребез” дигән китап чыгардык, былтыр аның туган ягында юбилеен билгеләп үттек”, - ди Фәрид Мифтахов.

Иртәгәсе көнгә программа:
Казанның Яңа татар бистәсе зиратында 09.45 сәгатьтә чәчәкләр салу;
17.00- 18.00 Күлбай Мораса авылындагы Г. Кариев музеенда булу;
18.00 сәгатьтә Г. Кариев исемендәге театр артистлары тарафыннан актерның туган авылында спектакль карау.

Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) (8 (20) май 1886 - 28 гыйнвар 1920) – татар актеры һәм режиссеры. Ул - татар милли театрына нигез салучыларның берсе. Хәзерге вакытта Габдулла Кариев исемен Татар яшь тамашачы театры йөртә. Туган авылы – Күлбай-Морасада музей эшләп килә.