"Евровидение" финалистларының икенче унлыгы билгеле булды

Халыкара җыр бәйгесенең финалы 13 майда узачак.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Икенче ярымфинал нәтиҗәләре буенча, "Евровидение" халыкара җыр бәйгесе финалистларының икенче унлыгы билгеләнде. Алар Болгария, Белоруссия, Хорватия, Венгрия, Дания, Израиль, Румыния, Норвегия, Голландия, Австрия, дип яза РИА-Новости.

Беренче ярымфинал нәтиҗәсендә финалга Молдавия, Әзербәйҗан, Греция, Швеция, Португалия, Польша, Әрмәнстан, Австралия, Кипр һәм Бельгия, шулай ук узган ел җиңүчесе Украина чыкты.

"Евровидение" финалы 13 май көнне узачак.