Яр Чаллыда V халыкара курчак театрлары фестивале була

Анда Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Беларусь Республикалары, Волгорад, Ярославль, Түбән Новгород өлкәләре, Сургут каласыннан катнашучылар көтелә

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). 15-20 май көннәрендә Яр Чаллыда “Эш аты” (“Рабочая лошадка”) V халыкара курчак театрлары фестивале була.

Әлеге чараның максаты — кече яшьтәге балалар өчен булган спектакльләрнең сыйфатына театр җәмәгатьчелегенең игътибарын арттыру. Фестиваль төбәкара мәдәни элемтәләрне ныгыту, иҗат коллективларының профессиональ үсешен, төрле халыкларның курчак театрларына ярдәм итүне бурыч итеп куя.

Фестивальгә Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Беларусь Республикалары, Волгорад, Ярославль, Түбән Новгород өлкәләре, Сургут каласыннан театрлар килүе көтелә. Фестиваль кысаларында барлыгы 9 спектакль күрсәтеләчәк. Татарстан данын яклап чыгыш ясарга алынган Яр Чаллы дәүләт курчак театры “Мама для мамонтенка” спектаклен күрсәтәчәк.