Татар КВН лигасының финалы җитте

“Ак Барс” яшьләр үзәге бүген татар яшьләрен җыя

 (Казан, 12 май, “Татар-информ”). Бүген сәгать кичке 6да Казанда “Ак Барс” яшьләр үзәгендә татар КВН лигасының финалы була.

Сәхнәдә: Казаннан - "Əкәмәт" һәм "Татар Team", Чаллыдан - "Марат", Мамадыштан - "Биш бармак" командалары. Татар эстрадасы йолдызлары да килә, диләр.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы шундый хәбәр таратты.