Нурлатта, Габдулла Кариевның туган төбәгендә, әдәбият һәм театр сәнгате бәйрәме була

Анда республикабыз театрлары артистлары, язучылар, шагыйрьләр, татар зыялылары катнаша

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татар актеры, беренче татар профессиональ театр труппасына (Г.Тукай аңа “Сәйяр” дигән исем тәкъдим иткән) нигез салучыларның берсе, драматург, режиссер, күренекле җәмәгать эшлеклесе Габдулла Кариевның тууына - 130 ел (1886-1920).

Габдулла Кариев буларак танылу алган Миңлебай Хәйруллинның туган төбәге Нурлат районы Күлбай Мораса авылы Мәдәният сараенда шул уңайдан 14 май көнне сәгать көндезге 1дә әдәбият һәм театр сәнгате бәйрәме була.

ТР Мәдәния министрлыгы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, республикабызның Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре хакимияте тарафыннан оештырылган әлеге мәдәни чарада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре, халык артистлары, язучылар һәм шагыйрьләр катнаша, дип хәбәр итә оештыручылар исеменнән Кариев театры матбугат үзәгеннән Ләлә Зәйнуллина.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Мәдәният министрлыгы, Нурлат җирле хакимият җитәкчелеге катнашуы билгеле булды.

Г.Кариев театры артистлары башкаруында “Артист” спектакленнән өзек белән башланып китәчәк тамашада Г.Камал, К.Тинчурин, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Әтнә, Буа, Минзәлә театрлары артистлары – һәркайсы үзеннән спектакльдән өзек, музыкаль номер белән чыгыш ясый, шул рәвешле, биредә республикабызның бик күп сәнгать әһелләрен бер сәхнәдә күреп була. Татарстан парламенты депутаты, шагыйрь һәм драматург Разил Вәлиев, тагын күренекле шагыйрьләребез Ренат Харис, Ркаил Зәйдулла да биредә мөнбәр тотарга тиеш. Әлбәттә, Кариевның тормыш юлы турында бәян ителәчәк.

Искәртеп үтәбез: моннан 5 элек тә шундый зур бәйрәм Нурлат төбәгендә зурлап үткәрелгән иде.