Г.Кариевның бердәнбер әсәренә нигезләнеп язылган спектакль премьерасы әзерләнә

Кариев театры XIX сезонын шушы спектакль белән ябарга булган

 (Казан, 12 май, “Татар-информ”). 27 майда, Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның бердәнбер әсәренә (Кариев,Г. Артист : пьеса : (Моннан дүрт-биш еллар элек татар артистлары хәятыннан бер ләүхә) нигезләнеп язылган "Артист" (Р. Зәйдулла) спектакленең премьерасы була.

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры XIX сезонын шушы спектакль белән ябарга булган. Анда труппаның барлык артистлары катнашачак.

Әлеге театрдан шул хакта хәбәр алынды.