Татар дәүләт гуманитар–педагогика университетында Лидия Әхмәтованың концерты була

Концертта Виктор Деринг җитәкчелегендәге ТР Дәүләт кинематография оркестры катнаша
(Казан, 12 май, “Татар–информ”). 14 майда Татар дәүләт гуманитар–педагогика университетының актлар залында Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтованың концерты була. Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Виктор Деринг җитәкчелегендәге ТР Дәүләт кинематография оркестры катнаша.
Кичә кысаларында халык җырлары, чит ил, рус, татар композиторларының романслары һәм арияләре яңгыраячак. Программа керәшен татарларының “Сәрмәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле, “Казан кызлары”, “Сәлам”, “Яшьләр” вокаль ансамбльләре, “Салават күпере” халык бию ансамбле, Мулланур Габитов, Фәнис Мохтаров, Гадел Әхмәтов, Азат Фазлыев, Эльнар Сабирҗанов, Артур Хафизов һәм башкаларның чыгышларын үз эченә ала, дип хәбәр итә “Татаркино” дәүләт учреждениесенең рәсми сайты.