news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның бер авылында татар халкының йолаларына багышланган кичә булды

Башкортстанның Кушнарен районы Иске Тукмаклы авылында «Туктама моң — өзелмә җыр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте.

Башкортстанның бер  авылында татар халкының йолаларына багышланган кичә булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Башкортстанның Кушнарен районы Иске Тукмаклы авылында «Туктама моң — өзелмә җыр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Тамашачыларга татар халкының борынгы йолаларын, Сабантуй күренеше, «Башмагым» спектакленнән өзек, моңлы җырлар һәм биюләр тәкъдим ителде. Анда кул осталары әзерләгән калфак һәм кулъяулык сатып алу мөмкинлеге бар иде.

Авылның үзешчән җыр һәм бию коллективлары тырышлыгында оештырылган бу матур мәдәни чарага бөтен авыл халкы җыелды. Чараны оештыруга җирле «Ак калфак» оешмасы үз тырышлыгын салды, җитәкчесе — Ирина Әюпова. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу матур чарага Уфадан кунаклар да килде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллек җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, «Ихлас» мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галлямов, шагыйрә Дилә Булгакова, язучы Динә Морзакаева һәм «Сәхибҗамал» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Флүзә Назарголова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100