Тукайның тормышы һәм иҗаты турында француз телендә иң яхшы презентация материалы бәйгесенә эшләр кабул итү вакыты озайтылды

Баштарак ул 11 апрельгә кадәр дип уйланылса,хәзер 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”).Күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында француз телендәге иң яхшы презентация материалына игълан ителгән бәйгегә эшләр кабул итүнең вакыты озайтылды. Конкурска проектлар кабул итү баштарак 11 апрельгә кадәр дип кенә планлаштырылган булса, хәзер ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Бәйгене шагыйрьнең Казандагы әдәби музее һәм “Альянс Франсез-Казан” үзәге ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгында оештыра. Конкурс шартлары буенча, анда француз телен камил белгән 18 яшьтән 25 яшькәчә егетләр һәм кызлар катнаша ала.
Бәйге 2 этапта узачак. Беренче этап 15 апрельдән соң старт ала. Анда конкурсантлар француз телендә Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган язма эшләрен тәкъдим итәргә тиеш була. Аның җиңүчеләре Тукайның әдәби музеенда узачак икенче финал этабында катнашу хокукын ала. 20 апрельдә алар музей залларына француз телендә экскурсия уздырачак, шагыйрь иҗатының бер этабын тәкъдим итәчәк. Җиңүчене җәй аенда Франциягә юллама көтә.