ТӨРКСОЙ Татарстан мәдәният министрлыгының вәкиле белән хушлашты

ТӨРКСОЙ оешмасында Татарстан мәдәният министрлыгы вәкиленнән бушаган урынга татар телен камил белүче белгеч килер, дип көтелә
(Истанбул, 12 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татарстан мәдәният министрлыгының ТӨРКСОЙ халыкара төрки халыклар мәдәнияте оешмасындагы вәкиле Земфира Хәсәнова вазыйфасыннан китте. Ул анда 11 ел хезмәт куйган иде.
Саубуллашу мәрасимендә ТӨРКСОЙ оешмасы гомуммөдире Дүсән Касәинов, хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, Земфира Хәсәновага мактау билгесе һәм чәчәкләр бәйләме бүләк итте. Үз чиратында З. Хәсәнова да коллективка рәхмәт әйтеп, мондый корылышта 11 ел эшләүнең зур тәҗрибә казандырганын белдерде. 2006 нчы елда медаль белән бүләкләнүенең үзе өчен зур шатлык булганлыгын бәян итте.
Дүсән Касәинов Земфира Хәсәновага алдагы вазыйфасында уңышлар теләде.