«Әкият» курчак театры Хәбир Ибраһимның тычкан малае турындагы әкиятен чыгарды

Драматург «Кәтүкнең сихри төшләре» пьесасын Илдар Нәфиевның маҗаралы әкияте буенча язган.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» курчак театры репертуарында заманча драматургларның тагын бер яңа әсәре барлыкка килде.

Театр Хәбир Ибраһим белән Илдар Нәфиев авторлыгында язылган «Кәтүкнең сихри төшләре» маҗаралы әкиятен чыгарды. Премьера алдыннан спектакль журналистларга да күрсәтелде.

«Театрның зур вазифаларының берсе — әдәби мирасны тулыландыру өчен бүгенге көн драматургиясе белән эшләү. Спектакль ул бүген бар — уйнала, репертуардан төшкәч онытыла, киләчәккә пьеса кала», — диде театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

«Ата-бабадан калган мирас белән генә эшләсәк, бу байлыкка бернәрсә дә өстәмәгән булыр идек. Без авторлар белән эшләп әдәби мирасны тулыландырабыз дип уйлыйм», — диде ул.

Драматург Хәбир Ибраһимның кулына Илдар Нәфиевның «Приключения глупого мышонка и другие сказки» дигән әкиятләр китабы килеп кергән. Ул тычкан баласы турындагы әкиятне ошатып балалар өчен пьеса язарга булган.

Яңа әсәрне куярга режиссер Рафаэль Таһиров алынган. «Бу спектакль нигездә режиссер осталыгыннан тора. Ул яңа алымнар кулланып бик матур итеп куйган», — ди Хәбир Ибраһим.

Спектакль ялкау тычкан малае Кәтүкнең төшләр дөньясында сәяхәте турында.