Иртәгә Тинчурин театры Константиновка бистәсендә спектакль күрсәтә

«Алай түгел, болай ул» спектакле кичке алтыда башлана.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). 13 мартта 18.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Константиновка бистәсе Мәдәният йортында спектакль күрсәтә.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу кичтә Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» спектаклен тәкъдим ителә.

Тамаша Казан гастрольләре кысаларында була, диелә хәбәрдә.