Татар җыр сәнгате фәнни конференциясендә әлегә альтернатив музыка турында чыгышлар юк

“Ваһапов фестивале һәм җыр сәнгате” исемле фәнни-гамәли конференция Казанда татар җыр сәнгате үсеше концепциясен булдыру максатыннан уздырыла. Ул 17 мартка билгеләнгән.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар җыр сәнгатенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә альтернатив музыка турында чыгышлар булмаячак. Бу хактагы сорауга оештыручыларның берсе булган Ваһапов фонды җитәкчелеге ачыклык кертте.

“Без, конференциядә катнашырга теләк белдереп, 29 гариза алдык. Әмма алар арасында альтернатив музыка турында фикер юк”, - ддие Рифат Фәттахов.

“Мин үз чыгышымда бу хакта фикер әйтеп үтәчәкмен. Әмма аерым тема буларак каралмый”, - диде музыка белгече Гөлназ Җиһангирова.

“Альтернатив татар музыкасына ярдәм зур, аларның проблемалары бар дип санамыйм. Бер генә проблема бар – фикер алырлык чын шедеврлары юк. Бәлки кискенрәк яңгырар, әмма профессиональ музыка буларак мине эләктереп алган әйбер күренми”, - диде ТР Дәүләт камера хоры сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова.

“Фикер алышу өчен музыкаль предметның булуы кирәк. Минем алар турында фикер әйтергә хакым бар. Чөнки беренчеләрдән булып алар белән эшләдем. Без аларга профессиональ оркестр белән эшләү мөмкинлеге тудырдык”, - диде Миләүшә Тәминдарова.

“Ваһапов фестивале һәм җыр сәнгате” исемле фәнни-гамәли конференция Казанда татар җыр сәнгате үсеше концепциясен булдыру максатыннан уздырыла. Ул 17 мартка билгеләнгән.