Миләүшә Тәминдарова халыктан яраттыру серләрен попсадан өйрәнергә кирәк дип саный

“Ваһапов фестивале һәм җыр сәнгате” исемле фәнни-гамәли конференция Казанда татар җыр сәнгате үсеше концепциясен булдыру максатыннан уздырыла.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). ТР Дәүләт камера хоры сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова югары музыка вәкилләре халыктан үзләрен яраттыру серләрен попсадан өйрәнергә кирәк дип саный. Бу хакта ул “Ваһапов фестивале һәм җыр сәнгате” исемле фәнни-гамәли конференция алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә әйтте.

Фәнни конференция өчен доклад әзерләгән Миләүшә Тәминдарова: “Ни өчен Мәскәү консерваториясе хор абонементларын күчерергә мәҗбүр. Ә Стас Михайлов концертына соңгы 10 мең сумына билет алып килә?” – дигән сорау куйды.

“Без попса дип сүгәбез. Ә кем тамашачы җыя? Примитив “зур концерт”! “Мирас” фестиваленә тамашачы китерүе авыррак. Без татар операсына да заллар җыя алмыйбыз. Попса халыкка без бирә алмаганны бирә”, - дип дәвам итте ул.

“Ул җырчылар тавыш обертоннары белән тамашачыны иркәли, үзенең аны яратуы турында сөйли. Алар халыкка шат эмоцияләр коды бирә. Без моңа алардан өйрәник. Мин башкарган мөнәҗәтләр “әттә-гедир-генәем” кебек тыңлансын иде”, - ди Миләүшә Тәминдарова.

“Ваһапов фестивале һәм җыр сәнгате” исемле фәнни-гамәли конференция Казанда татар җыр сәнгате үсеше концепциясен булдыру максатыннан уздырыла. Ул 17 мартка билгеләнгән.