Әлмәттә Зәкия Туешеваның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр

100 дән артык образ тудыра, режиссер буларак 40 тан артык спектакль сәхнәләштерә ул.

(Әлмәт, 12 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары», Гөлназ Гыйззәтуллина). Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык артисты, режиссер, Бөек Ватан сугыш ветераны, Әлмәтнең мактаулы гражданы Зәкия Туешеваның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр. Бу турыда район басмасы хәәр итә.

Олуг юбилеен яраткан театрында коллегалары, артистлар, яраткан тамашачысы, дуслары-туганнары белән бәйрәм итәргә теләсә дә, Зәкия апа 99 яше туларга өч көн кала бакыйлыкка күчте…

Аның исеме Әлмәт театры, шәһәр тарихында алтын хәрефләр белән язылган. «Легенда, терәк, остаз» — искә алу кичәсенең исемен тагын дәвам итәргә була: театр бренды, язучы, солдат. Беренче чиратта, әлбәттә, нәфис хатын-кыз, ана. Зәкия апаның туган көне декабрьдә булса да, театр шуңа да чараны 8 Март бәйрәме алдыннан уздырды. Быел елы да тарихи — ТАССР төзелүнең 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Зәкия апаның икесендә дә өлеше зур.

Әлмәттә театр барлыкка килгән елларда ул яу кырында Ватан өчен көрәшә. Үз теләге белән фронтка киткән батыр йөрәкле кыз — шәфкать туташы Берлинга кадәр җитә, Украинаны, Белоруссияне азат итүдә катнаша.

1951 елда нефтьчеләр каласына килеп, хыялындагы теләген, ниһаять, чынга ашыра — театрда Зәкия чоры башлана: 100 дән артык образ тудыра, режиссер буларак 40 тан артык спектакль сәхнәләштерә ул.

Зәкия Туешеваны театр әһелләре олы хөрмәт хисләре белән искә ала. Аның белән эшләгән еллар һәркемнең күңелендә якты хатирәләр булып саклана.

— Театрга килгәч эшләгән беренче зур чарам Зәкия апаның 85 яшьлек юбилее булды. Дуслаштык, аралаштык, театр турында бәһасез белем алдым. 90 яшенә ул театрда кабат «Банкрот»ны куйды, 95 яшендә «Ай тотылган төндә»ге Тәңкәбикәне үзе уйнады, — дип хатирәләрен яңартты театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.