Яңа круиз лайнерына Мостай Кәрим исеме биреләчәк

Совет чорыннан соң сәяхәтләр өчен төзелгән беренче теплоход халык шагыйре Мостай Кәрим исемен йөртәчәк.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). «Водоходъ» компаниясенең яңа круиз лайнерына шагыйрь Мостай Кәрим исеме бирелә. «Мостай Кәрим» теплоходы совет чорыннан соң төзелгән беренче круиз лайнеры булачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Судно «йөзә торган кунакханә» төре буенча проектланган, ул биш йолдызлы отель дәрәҗәсенә туры киләчәк һәм югары класслы сервисны тәкъдим итәчәк. Бортта күзәтү салоннары, рестораннар, барлар, спа-салон, тренажер залы, югары палубада солярий зонасы каралган.

Судноның озынлыгы — 141 метр, 342 пассажир утырта ала, экипаж әгъзалары саны — 144 кеше. Тизлек - сәгатенә 22,5 километр каралган.

Лайнер Мәскәү — Санкт-Петербург маршруты буенча йөриячәк. Контракт нигезендә, заказ бирүчегә судноны 2020 елның февраль ахырына кадәр тапшырачаклар.

2017 елның көзендә «Аэрофлот» компаниясенең Sukhoi Superjet 100  пассажир авиалайнерларының берсе Мостай Кәрим исемен алды. 2018 елның декабрендә «Россиянең бөек исемнәре» федераль проекты кысаларында халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Уфаның халыкара аэропортында Мостай Кәрим исеме бирелде.

  • 2019 елның 20 октябрендә Мостай Кәрим туганга 100 ел тула. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, юбилей федераль дәрәҗәдә узачак.