Урта Урал башкаласы Екатеринбургта «Урал сандугачы» фестивале узачак

«Урал сандугачы» фестивале «Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсының төбәк сайлап алу туры да булып тора.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Урта Урал башкаласында ел саен «Урал сандугачы» татар җырын башкаручыларның ачык төбәкара фестивале үткәрелә. Урал җырчысы Резидә Яруллина истәлегенә булдырылган фестиваль халык мәдәниятен хөрмәтләүчеләрне, татар җырларын яратучыларны берләштерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче фестиваль 2004 елда үтте. Фестиваль еллар дәвамында Урал татарларының үзенчәлекле бренды булып тора. Анда Урал федераль округы өлкәләреннән, Идел буе төбәкләреннән, Үзәк Россия һәм Себердән яшь талантлар катнаша. Конкурсантларны профессиональ һәм абруйлы жюри бәяли, аның составында Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре эшли.

«Урал сандугачы» фестивале «Татар моңы»Халыкара телевизион конкурсының төбәк сайлап алу туры да булып тора. 2019 елда «Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсының Урал һәм Себер катнашучылары өчен беренче сайлап алу туры 30-31 мартта «Урал сандугачы» татар җырын башкаручыларның ачык төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында узачак.

«Татар моңы» конкурсы 2009 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү. Алар арасында Ришат Төхвәтуллин, Марсель Вәгыйзов, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Алинә Прокофьева, Айгөл Сагынбаева, Ирек Фәттахов һәм башкалар бар.

Конкурс призерларын тыңлау һәм билгеләү фестивальнең жюри әгъзалары тарафыннан 2019 елның 30 мартында узачак. Катнашучыларны теркәү 08.30 сәгатьтән. Тыңлау 10.00 сәгатьтә башлана. Йомгаклау концерты 2019 елның 31 мартында була.

Фестиваль Екатеринбург шәһәрендә Свердловск дәүләт өлкә халык иҗаты сараенда уза.