Габдулла Кариев театры «Шәй-бү! Шай-бу!» премьерасына чакыра

Спектакльдә бөтен труппа катнаша.
(Казан, 12 март, "Татар-информ"). 28-29 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакленең премьерасы булачак. Бу турыда теартның матбугат хезмәте хәбәр итә.Спектакль театрның баш режиссеры Ренат Әюповның 55 яшьлек юбилеена багышлана.Автор: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов; рәссам – Булат Ибраһимов, хореограф – «Алтын битлек» һәм Муса Җәлил премияләре лауреатлары Нурбәк Батулла; композитор: Зөлфәт Вәлиуллин.«Мин авыл егете, шуңа спектакльдәге әбиләр – туган авылым Шәле өлкән кешеләренең прообразы. Тамашада авыл кешеләренең кече күңеллелелегн күздә тота. Бу спектакль белән үземнең иҗади яктан җитлегүемне исбатлыйсым килә», - дип уртаклашты режиссер Ренат Әюпов.Спектакльдә бөтен труппа катнаша.Башлана – 18.00.