Быел “Шүрәле” балеты һәм “Сөембикә” операсының видеоязмалары әзерләнәчәк

"Сөембикә" спектакле 13, 14 апрель көннәренә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры афишасына кертелгән.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры репертуарындагы “Шүрәле” балеты һәм “Сөембикә” операсы видеога яздырылачак. Бу хакта бүген мәдәният темасына язучы журналистлар белән очрашуда Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

“Бу видеоязмалар Театр елы уңаеннан әзерләнәчәк. Алар бәлки кая да булса урнаштырылыр да. «Культура» яки «Mezzo» телеканаллары өчен бик сыйфатлы язмалар кирәк”, - диде министр.

Ирада Әюпова Опера һәм балет театрында милли репертуардан алты спектакль булуын искәртеп узды.

“Сөембикә” операсының премьерасы сентябрь аенда булды. Ул ике көн күрсәтелде. Шаляпин фестивале программасына кермәде. Спектакль 13, 14 апрель көннәренә театр афишасына кертелгән. Театрның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, шушы ике көннең берсендә спектакль видеога яздырылачак.