Әлмәт театры 70 ел тулган көнен Уфада каршыламакчы

Башкортстан башкаласындагы “Нур” татар драма театрының ике сәхнәсендә дә бу көннәрдә татарстанлылар уйный

 (Казан, 12 март, “Татар-информ”). Әлмәт Татар дәүләт драма театры юбилей гастрольләрен дәвам иттереп, театрга 70 ел тулган көнне, 20 мартны, Уфа шәһәрендә каршыламакчы. 19ында Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” комедиясе белән Әлмәт театры Уфаның “Нур” татар драма театрында гастрольләрен башлый.

Ачлыктан, хәерчелектән котылырга теләп, өч ятимә кыз шәһәргә килеп эләгә. Хуҗабикәләренең аларны фәхешханәгә сатып җибәрергә җыенуын белгәч, качып китмәкче булалар. Бәхтияр карт сөйләгән “Җиде кыз” бәете аларның бу ниятен тагын да ныгыта: бәеттәге кебек, алар да егет киемнәрендә ерак бер авыл мәдрәсәсенә укырга китә һәм...

20есендә уфалы режиссер Искәндәр Сакаевның Әлмәт сәхнәсендәге иң яхшы спектакле - Бертольд Брехтның “Туй” спектакле була.

Туй табыны, яшь пар, кунаклар бәйрәм итә: һәрберсе ихлас һәм чын күңелдән... Ашыйлар-эчәләр, бииләр, тавыш куптаралар, урындыклар ватыла, барысы ду килә...

Гастроль репертуарында шулай ук Илгиз Зәйниевнең “Сагынуларга ни чара?”, Туфан Миңнуллинның “Акбай һәм Сарык малае”, Хәй Вахитның “Күк капусы ачылса” спектакльләре бар. Соңгысы муыкаль комедия булып, ул - күңелле һәм маҗараларга тулы спектакль.

“Сагынуларга ни чара?” дигәнендә төп герой Сәфәр 35 ел элек үзеннән бала көткән сөйгәнен, әнисен, дусларын, гомумән, туган җирен тик торганнан һәм беркемгә әйтми ташлап киткән була. Ник киткән? Ник кайткан? Аның әнисе инде гүр иясе. Гомере буе Сәфәргә карата җавапсыз мәхәббәт утында янган Рузиядән башка үзен ихлас яраткан Сара, җиткән кызны хурлыктан йолып өйләнергә ният иткән дусты Марат һәм дөньяда барлыгы турында уйлап та бакмаган оныгы Нурзилә бу очрашуга әзерме соң әле?

“Акбай һәм Сарык малае”нда Туфан ага заманыбыз проблемаларын әнә ничек гади, ләкин хәйлә белән кеше үзе төшенерлек итеп бирә алган! Ишегалдындагы хайваннар – кешелек җәмгыятенең кечерәйтелгән моделе. Туган тел, туган җирнең кирәклеге, мәкергә каршы тору, үз фикерең булу зарурияте биредә геройларның гамәлләрендә көзгедәгедәй чагылдырыла. Ишегалды башлыгы булу хыялы белән дөньяны өйрәнә башлаган Сарык малае Бәрән бүгенге йорт башлыгы Акбай мәктәбендә укый, әмма сарык телен өйрәнми, чөнки әнисе ул телдә әллә ни сөйләшми. Моны тиз аңлап алган хәйләкәр песи Тәмлетамак, башлык вазифаларын кулга төшерү нияте белән, Бәрәнне алдап, Бүреләр мәктәбенә урманга җибәрә, ә анда...
Театрның гастроль туры 22 мартта Татар театрыннан концерт-тамаша белән төгәлләнә, дип хәбәр итә Әлмәт театры матбугат хүезмәте.