Башкортстанда Равил Бикбаев иҗатына багышланган интернет-бәйге уздырыла

Бәйге җиңүчеләрен 20 апрельдә Оренбург өлкәсендә Башкортстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен уздырганда бүләкләячәкләр.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасының Милли әдәби музее Башкорт теле елында «Бикбайны укыйбыз» дигән видеороликларга интернет-бәйге уздыра. Бәйге Башкортстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Башкорстан Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Равил Бикбаев иҗатына багышлана. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Бәйгедә шагыйрьнең кече ватаны булган Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең төрле мәктәпләрендәге (мәктәп, лицей, гимназия, көллият) 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Бәйгедә 7-9, 10-13 һәм 14-17 яшьлек балалар катнаша. Гаризалар һәм бәйге эшләре 10 апрельгә кадәр кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен Башкортстан Республикасының Милли әдәби музее төркеменә кушылырга кирәк. Бәйгегә электрон вариантта видеороликлар тәкъдим ителергә тиеш. Алар теләсә нинди җайланмага төшерелгән булырга мөмкин. Видеороликның озынлыгы биш минуттан да артмаска тиеш.

Бәйге җиңүчеләрен 20 апрельдә Оренбург өлкәсендә Башкортстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен уздырганда бүләкләячәкләр.

Тулырак мәгълүмат һәм бәйгенең нигезләмәсе музей сайтына урнаштырылган. Бәйге Башкортстан Республикасы башлыгының «Башкортстанның халык шагыйре Бикбаев Равил Төхвәт улының истәлеген мәңгеләштерү» Указы кысаларында уздырыла.