Татарстан Милли китапханәсе Театр елын яңа күргәзмә белән ачты

Күргәзмә музыкаль театр тормышына, мюзиклга һәм рок-операларга, шулай ук Россия символы – Зур театрга багышланган өч бүлектән тора.
(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Театр елын “Россия музыкаль театрлары тарихы битләреннән” циклыннан “Театрның музыкаль йөрәге” китап күргәзмәсе белән ачты. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.Күргәзмә музыкаль театр тормышына, мюзиклга һәм рок-операларга, шулай ук Россия символы – Зур театрга багышланган өч бүлектән тора.Экспозиция укучыларны җыр-бию, пантомима, уен кораллары музыкасы белән бергә үрелеп барган халык бәйрәмнәре һәм уеннары, гореф-гадәтләре чыганаклары белән таныштырачак.Күргәзмә 31 гыйнварга кадәр эшләячәк.