А.М.Горький әдәби-мемориаль музеенда “Полет к природе” дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Анда Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Иван Жупановның утызлап эше тәкъдим ителә
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәридә Гыйбадуллина). Бу Иван Жупановның Казанда икенче күргәзмәсе, беренче күргәзмә 2007 елның ноябрь аенда “Казан” милли мәдәни үзәгендә узган иде. Ул вакытта күргәзмәне күрергә килүчеләрдә ул бары яхшы тәэсирләр генә калдырган. Шулай ук ТР рәссамнар берлегендә дә бу эшләргә югары бәя бирелгән һәм инде бу елның көзендә Иван Жупановның Казанда зур күргәзмәсе ачылачак дип көтелә.
И.Жупанов тумышы белән Казаннан, әнисе ягыннан татар, Еникеевлар-Терегуловлар атаклы морзалар нәселеннән. Кызганычка, татар телен белмим, әмма киләчәктә өйрәнергә теләгем бик зур, ди ул. Ун яшендә ул әти-әнисе белән Казаннан Украинага китә, һөнәре буенча белемне Карпатартында, аннан Мухинское училищесында ала. Һәм менә инде өч дистә ел вакыт узгач Иван туган шәһәренә үз күргәзмәсен алып килергә була. Шуны да әйтергә кирәк, рәсем сәнгатендә беренче адымнарын ул Казанда рәсем студиясенә йөрүдән башлый.
Хәзерге вакытта Иван Жупанов Көнбатыш Украинада Мукачево шәһәрендә яши. “Мин күргәзмәләр уздырганда гына “аска” төшәм”, - ди ул, “ә башка вакытны тауларда үткәрәм, шунда иҗат итәм. Андагы табигать үзе үк иҗатка тарта бит! Тауларда кеше көч җыя, ә инде шәһәргә “төшеп” ул көчне куллана”. Техника ягыннан авыр, күләмле картиналар язып аргач, Иван Кырымга китә һәм анда табигать күренешләре төшерелгән рәсемнәрдән торган “җиңел цикллар” иҗат итә.
Картиналарның эчтәлеге турында сөйләүнең мәгънәсе юк, ди автор. Аларның һәрберсе үзе турында үзе сөйләргә тиеш. Шул ук вакытта барысын да ачык итеп әйтеп салу да бик үк дөрес булмас, рәсемдә серлелек сакланырга, уйланырга урын калырга тиеш, ди ул.
Күргәзмәдә рәссамның төрле елларда иҗат иткән эшләре урын алган. Алар авторның эчке дөньясын чагылдырып, табигатьне, тирә-юньне үзенчәлекле кабул итүен ассызыклап күрсәтә. Граттаж техникасында ясалган рәсемнәр аерым игътибарга лаек. Картина берничә катламнан тора, аның өчен махсус грунт әзерләнә һәм рәсем инә белән сызып төшерелә. Граттаж ысулы күп көч һәм вакыт таләп итә икән һәм мондый стильдәге эшләрне елына бер дистәне генә ясыйм, ди И.Жупанов. Мәсәлән, шушы ысулны кулланып ясалган “Человечки-знаки” картинасының идеясе рәссамга төн уртасында килә һәм ул иероглифларга кеше башларын ясап куя.
Күргәзмәдә Иван Жупановның граттаж техникасында ясалган “Зеленая симфония” (1996 ел), “Дерево-старейшина” (1997 ел), “Ажурные деревья” (2007 ел) кебек картиналары, пастель һәм акварель белән Кырым күренешләре төшерелгән “г. Гребешок возле Судака”, “Вулкан Карадаг осенью”, “Бухты Крыма” эшләре урын алган.
Рәссам шулай ук Кытай астрологиясе белән дә мавыга булып чыкты һәм туган шәһәрендә ул шул юнәлештәге курслар ачарга да уйлап тора. Күпләр белмидер дә, ләкин Кытай астрологиясе буенча бу ел күсе елы түгел, ә бака елы була икән, шул уңайдан күргәзмәгә килүчеләрнең барысын да Иван якынлашып килүче бака елы белән котлады. Шуны да әйтергә кирәк, күргәзмәнең ачылышында кытайча әзерләнгән искиткеч хуш исле, тәмле чәйдән дә авыз итәргә мөмкин иде.
Күргәзмә 10 февральгә кадәр дәвам итәчәк.