«Летувос тоторяй» газетасының чираттагы саны дөнья күрде

«Летувос тоторяй» газетасының чираттагы саны дөнья күрде

(Каунас, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Галим Ситдыйков). Яңа елның беренче көннәрендә Литва татарлары «Летувос тоторяй» («Литва татарлары») газетасының чираттагы санын кулга алды. Газета менә 11ел инде ике айга бер мәртәбә чыгып килде, ә быел исә редакция аны ай саен 12 битлек итеп чыгарырга ниятли. 12 битнең сигез бите литва телендә, ә дүртесе – рус телендә басылачак.

Газетаның беренче битендә Литва Республикасы президенты Валдас Адамкусның һәм хатынының, шулай ук Литва татарлары җәмгыятьләре берлегенең котлаулары басылган. Бу санда шулай ук Алитусс татар җәмгыяте рәисе Иполитас Макулавичюсның «Кабатланмавыбызда сакланып кала алырбызмы? («Сохранимся ли в своей неповторимости?») дигән мәкаләсе урнаштырылган. Автор үзенең мәкаләсендә Литва кенәзлеге җирләрендә 600 елдан артык яшәү гомерендә формалашкан Литва татарларының ата-бабаларыннан мирас итеп калдырылган аерым дини традицияләре һәм гореф-гадәтләрен, аларга гына хас үзенчәлекләре белән саклап калырга хокуклары барлыгын исбатлый. Газетаның өченче битендә 2006 елга мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәре календаре басылган. «Көтелмәгән куаныч» исеме астындагы язмада, газета, Лондонда яшәүче Литва татары Али Вильчинскасның гаиләсенең истәлекле әйбере булып саналган кулдан язылган китап -«Хамаил»не музейга тапшыруы турында хәбәр итә.

Анда 14 гыйнварда Литва башкаласы Вильнюста булачак Корбан бәйрәменә багышланган чарага чакыру да урнаштырылган. Бу чара кысаларында Казанның 1000 еллыгына багышланган күргәзмә, Казанда үткәрелгән «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивалендә иң яхшы сценарие өчен беренче урын алган «Мин татар морзалары нәселенннән» дип аталган документаль фильм һәм Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Гобәйдуллинаның концерты күрсәтеләчәк һәм шулай ук яшьләр өчен дискотека оештырылачак.