Башкортстанның Яңавыл районындагы Язучылар оешмасына – 20 ел

Үзенең 20 еллык туган көненә Яңавыл Язучылар оешмасы төрле мәдәни чаралар, укучылар белән очрашулар оештыра.

(Уфа, 11 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның зур күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Яңавыл районында эшләп килүче Язучылар оешмасы матур юбилеен билгели. Үзенең 20 еллык туган көненә Яңавыл Язучылар оешмасы төрле мәдәни чаралар, укучылар белән очрашулар оештыра.
Республика газеталарында шушы юбилей уңаеннан мәкаләләр һәм Яңавыл төбәге каләм әһелләренең әсәрләре тупланмалары басыла. Әле республикада татар телендә чыгучы “Өмет” һәм “Кызыл таң” газеталарының чираттагы санында да шушы юбилейга багышланган язма һәм әдипләрнең әсәрләре дөнья күрде.
Яңавыл язучылар оешмасына аның сәркатибе, татар шагыйре Фәрит Суфияров җитәкчелек итә. Ул шулай ук озак еллар инде райондагы каләм әһелләренең “Замандаш” иҗат берләшмәсе рәисе вазыйфаларын да үти. Үзе дә берничә китап авторы Фәрит Суфияров яшь талантларны үстерүгә дә күп көч сала.
Яңавыл төбәгендә байтак татар иҗатчылары яши. Шулардан Эдуард Әгъзами, Рәфига Усманова, Нәфисә Хәбибдиярова, Кәүсәрия Шафыйковаларның исемнәре аеруча киң билгеле. Кечкенәдән үк үз аяклары белән йөрүдән мәхрүм ителгән, әмма язмыш сынавына бирешмәгән танылган әдибә Кәүсәрия Шафыйкованың иҗаты бигрәк тә мактауга лаек. Яңавыл язучылары юбилее танылган журналист һәм язучы Эдуард Әгъзаминең дә күркәм юбилее белән бергә туры килде. Шушы уңайдан күп котлаулар кабул итте ул.
Әле Яңавылда узган юбилей тантанасында БР Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгын җитәкчелегендә Уфадан да байтак әдипләре катнашты. Бәйрәм чарасы танылган сәнгать осталарының җыр-моңнары белән үрелеп барды.