Башкортстанның Кушнаренко районы халык театры юбилее

Аның оешуына төгәл 50 ел тулды

(Уфа, 11 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Кушнаренко районы халык театры тарихында истәлекле вакыйга. Аның оешуына төгәл 50 ел тулды. Шушы уңайдан биредә халык театрлары фестивале оештырыла.
Татар халкы яшәүче Кушнаренко районында сәнгатькә һәм аерым алганда театр сәнгатен үстерүгә зур игътибар бирелә. Районда халык театры исемен яулаган тугыз коллектив эшләп килә. Шулар арасында иң абруйлысы, әлбәттә, район үзәгендәге татар халык театры.
Кушнаренко районы үзәгендәге мәдәният йортында татар егетләре белән кызлары1962 елда үзешчән театр түгәрәген ачып җибәрә. Бу изге эшкә башлангычны күренекле татар композиторы Тәлгать Шәрипов сала. Сәнгатьне үз иткән сәләтле егетләр белән кызларны үз янына туплый ул. Шул елны ук милләт яшьләре тамашачылар игътибарына Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясен тәкъдим итә.
Утыздан артык кеше катнашкан бу тамаша искитмәле матур килеп чыга. Бу спектакль хәтта РСФСР һәм БАССР Мәдәният министрлыкларының махсус комиссиясе карамагына да тапшырыла. Аның әгъзалары коллективның һөнәри югарылыкка ирешүен раслый һәм аңа “Кушнаренко халык театры” дигән абруйлы исемне бирә.
Узган 50 ел эчендә талантлы коллектив җитмештән артык драма әсәре сәхнәләштергән. Биредә шушы чорда йөздән артык һәвәскәр артист эшли. Халык театрын төрле елларда режиссерлар Әхмәт Камилҗанов, Әхнәф Мәмлиев, Фәнис Имаметдинов, Рәдис Солтанов, Рәүф Сәхәбетдинов, Филзирә Әрдәширова, Фәнис Фазылов һәм Сәет Әбраров җитәкли.
Туксанынчы еллар башыннан Кушнаренко халык театрына үз эшенә мөкиббән киткән милләт кызы Энҗе Гыймалетдинова җитәкчелек итә. Башта Стәрлетамак шәһәрендәге мәдәни-мәгърифәт училищесын тәмамлап килгән яшь кыз, биредә эшләгәндә, читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын да тәмамлый.
Талантлы режиссер сәхнәгә төрле милләт драматурглары әсәрләрен дә, хәтта классиканы да куя. Ул тамашалар Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңде һәм Башкортстандагы “Алтын тирмә” фестивальләре лауреатлары булды. 1993 елда Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре буенча куелган спектакльне Башкортстан телевидениесе үз фондына язып алды һәм аны даими күрсәтеп тора.