Казанда яшь пианистлар бәйгесе узачак

Казанда яшь пианистлар бәйгесе узачак

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 12-14 декабрь көннәрендә Казанда яшь пианистларның Н.Җиһанов исемендәге IV республика конкурсы үтә. Анда Татарстан шәһәр-районнары музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә белем алучы, шулай ук музыка училищеларында укучы илледән артык яшь талант көч сынашачак.

Билгеле булганча, мәшһүр татар композиторларының берсе —Нәҗип Җиһанов исемендәге пианистлар бәйгесе 1999 елдан үткәрелә. Аның төп максаты — яшьләрне дөнья музыка сәнгатенең бай мирасы белән таныштыру, Н.Җиһановның иҗатын пропагандалау һәм конкурста катнашучыларның башкару дәрәҗәсен күтәрү.

ТР Мәдәният министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бәйге иртәгә консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбендә башланып китә. Бу көнне жюри тарафыннан яшь пианистларның чыгышлары тыңланачак, моннан тыш, бәйгедә катнашучылар Н.Җиһанов музеена бара, соңыннан исә консерватория доценты А.Стариков аларга мастер-класс оештырачак. 13 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә конкурсның Гала-концерты була.