Казанда яңа күргәзмә залы ачыла

Казанда яңа күргәзмә залы ачыла

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 14 декабрь көнне “Ак Барс Галерея” дигән күргәзмә залын ачу тантанасы була. Әйтергә кирәк, бу вакыйга әлеге оешма эшчәнлегенең яңа бер чоры булып тора һәм аның төп максаты — сәнгать байлыкларын сатып алу, саклау, күргәзмәләр оештыру нигезендә икътисади кыйммәтләр булдыру.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: галерея Казан коллекционерларының, VIP-сатып алучыларның, шул исәптән республикада яшәүчеләрнең дә ихтыяҗын канәгатьләндерүдә роль уйный.

Билгеле ки, “Ак Барс” җаваплылыгы чикләнгән оешма — “Ак Барс” банкы ААҖ составындагы бер предприятие. Ул 2005 елның 20 декабрендә теркәлгән иде. Ике ел дәвамында галереядә әзерлек эшләре алып барылды, коллекцияләр тупланды. Әлеге коллекцияләрдә рус, совет чоры һәм Көнбатыш рәсем сәнгате әсәрләре, кулланма сәнгать эшләнмәләре, сыннар һәм башка күп төрле тарихи истәлекләр урын алган.

Галерея башкаланың Бауман урамындагы, әлеге хәзинәләрне саклау өчен барлык уңайлыклар һәм шартлар тудырылган бинада (Бауман урамы 44/10-8) урнашкан.

Хәзерге вакытта галерея ике зур проект өстендә эш алып бара. Аларның берсе — республиканың кече шәһәрләре һәм районнарындагы сәнгать эшләнмәләрен популярлаштыру, киң җәмәгатьчелек игътибарын шуларга җәлеп итү. Әлеге уңайдан октябрь аенда Алабуга музей-тыюлыгында иллегә якын үзенчәлекле эштән торган күргәзмә оештырылды. Тиздән аның белән әлмәтлеләр дә танышачак.

Янә кызыклы проектларның берсе — “Ак Барс” банкы, “Ак Барс галереясе”, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырылган рәссамнар бәйгесе. Ул “Живопись” һәм “Графика” дигән ике номинациядә үткәрелә. Иң яхшы барс образына игълан ителгән республика рәссамнары конкурсы, бердән, сәнгатьнең әлеге төре белән шөгыльләнүчеләр өчен стимул булса, икенчедән, ул галерея фондын тулыландыру чарасы да булып тора.