Чаллыда яңа татар драма театрының беренче спектакленә билетлар сатылып беткән

Яңа сезонны Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Туйга ничә көн кала» музыкаль комедиясе белән башлап җибәрәчәкләр.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллы татар дәүләт драма театрында беренче куелышка билетлар тулысынча сатылып беткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллы татар дәүләт драма театрында 31нче сезонны Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Туйга ничә көн кала» музыкаль комедиясе белән башлыйлар. Спектакль татар телендә рус теленә синхрон тәрҗемә белән барачак. 

Билетларны театр кассасында һәм онлайн саталар. 10 ноябрь кичендә сатуда булган 140 урынның нибары бише генә буш калган. Зал 294 тамашачыга исәпләнгән. Әмма чикләүләрне күздә тотып, театрга килүчеләрне шахмат тәртибендә утырталар.