Уфада «Мосафир» этник форумы катнашучыларын башкорт мәдәнияте белән таныштыралар

«Башкорт костюмы бик тә уңайлы һәм җылы икән, хәтта саласы да килми», - ди Германиядән килгән спикер.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 10-12 ноябрьдә Башкортстанда «Мосафир» Халыкара этник музыка форумы уза. Уфага дөньяның барлык почмакларыннан World Music өлкәсе экспертлары җыела. Кунакларга этно-тур оештырганнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.Чит ил кунаклары башкорт мәдәнияте белән таныша, милли ризыклар белән сыйлана, җәядән атарга өйрәнә, милли хореография элементларын үзләштерә һәм башкортларның традицион киемнәрен киеп карый алачак.«Башкорт костюмы бик тә уңайлы һәм җылы икән, хәтта саласы да килми», - диде Германиядән килгән спикер Тино Грассельт.Нидерландтан килгән спикер Мириам Ли Бреннер җәядән ату белән шулкадәр мавыкты ки, ул Амстердамга кайткач җәядән ату клубы табарга вәгъдә итте. Традицион җәядән ату буенча мастер-классны «Мәргән уксы» хәрәкәтендә катнашучылар үткәрде.Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле солисткасы Миләүшә Хәйбуллина игълан иткән бию флешмобы этно-турның үзенчәлекле өлеше булды, диелә хәбәрдә.