Ркаил Зәйдулла башкорт милли активистларының Стәрлетамак театрын якламавына гаҗәпләнә

Стәрлетамак дәүләт театрының «Кисәкбикә. Риваять» спектакленең Уфада бер күрсәтелгәннән соң репертуардан төшерелүе җәмәгатьчелектә канәгатьсезлек уятты.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла башкорт патриотларының Стәрлетамак театры спектаклен якламавына гаҗәпләнә.

«Ярар, түрәләр хәзер Мәскәү ачуланмасын дип, үз шәүләсеннән үзләре курка. Мине иң гаҗәпләндергәне — башкорт патриоты ролен уйнап, татарга каршы көрәш алып баручы Хәмидуллин-Юсуповлар төркеменең авызларына су кабып торулары», — ди шагыйрь «Кисәкбикә. Риваять» спектакленең репертуардан төшерелү фактын шәрехләп.

«Димәк, бернинди дә башкорт миллилеге юк, болар заказ буенча эшләүчеләр икән. Хәер, аны инде Куштау вакыйгалары ук күрсәткән иде. Болар — „тугрылыклы башкортчылар“ шунда ук „содачылар“ ягына чыкты», — ди ул.

Шагыйрь Кисәкбикә Байрасова тарихының факт булуын, аны үз диненә кайткан өчен яндырып үтерүләре архив документларында теркәлүен ассызыклый. Аның турында заманында татар язучысы Фәүзия Бәйрәмованың документларны өйрәнеп язган булуын искәртә.

«Спектакльнең видеосын карадым. Башкорт язучысы Мәрьям Буракаева хикәясе нигезендә куелган. Анда бәйләнерлек бернәрсә дә юк. Куелышы буенча «фестиваль спектакле», — ди ул.

Шагыйрь спектакльнең тыелуы Кисәкбикәне тагын да популярлаштырачагын әйтә.

Стәрлетамак дәүләт театрының «Кисәкбикә. Риваять» спектакленең Уфада бер күрсәтелгәннән соң репертуардан төшерелүе җәмәгатьчелектә канәгатьсезлек уятты.