Уфада Республика көне һәм республика оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелә

17.30 сәгатьтә «БСТ» телеканалының турыдан-туры эфирында Башкортстан гимны башкарыла.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 11 октябрьдә Уфада Республика көне һәм республика оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык районнарында да уза. Бәйрәмнең төп мәйданчыклары итеп Салават Юлаев исемендәге мәйдан һәм «Торатау» Конгресс-холлы артындагы амфитеатр билгеләнгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

16 сәгатьтә «Дервиш Хан»төркеме катнашында концерт башланды. Кичәнең төп кунаклары Башкортстан Республикасының атказанган артистлары Сергей Приказчиков – «Pizza» төркеменә нигез салучы һәм солисты, шулай ук Elvin Grey булачак. Концерт фейерверк һәм лазер тамашасы белән 20.30 сәгатьтә тәмамланачак. 

Салават Юлаев мәйданында халык күңел ачулары вакытында караокега кушылырга мөмкин.17.30 сәгатьтә «БСТ» телеканалының турыдан-туры эфирында Башкортстан гимны башкарыла.