Тубылда Галия Абайдуллинаның себер татар телендәге китаплары тәкъдим ителәчәк

Авторның әле яңа гына проза һәм шигъри әсәрләрне үз эченә алган «Рәғимсес йасмыш» һәм «Үс көйөмнө сусып пағам» дигән җыентыклары дөнья күрде.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 12 октябрьдә Тубыл шәһәренең Үзәк себер татар мәдәнияте үзәгендә Галия Абайдуллинаның әле яңа гына дөнья күргән себер татар телендәге китаплары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автор кунакларны үзенең «Рәғимсес йасмыш» дигән хикәяләр һәм повестьлар җыентыгы, шулай ук «Үс көйөмнө сусып пағам» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы белән таныштырачак.

Тәкъдим итү кичәсенә Төмән, Тубыл, Омск шәһәрләре һәм авыллардан килгән кунаклар себер татар телендә шигырьләр, себер татар музыкасын ишетә һәм себер татар мәдәнияте белән таныша алачак.