420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 12 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Мәскәүнең Кече театрында Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Кичәдә тамашачылар игътибарына Саида Медведеваның «Мастерская» кинокомпаниясендә төшерелгән «Мостай» документаль фильмының премьерасы тәкъдим ителәчәк.
Картинаны төшерүдә Россиянең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, театр һәм кино артистлары катнашкан. Алар арасында Владимир Спиваков, Никита Михалков, Сергей Безруков, Чулпан Хаматова һ.б. бар. 60 минутлык фильм Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган. 20 октябрьдә «Мостай» фильмы «Россия 1» телеканалында күрсәтеләчәк.