Мәдәният министрлыгы Арсений Курченков вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша

Актер белән хушлашу иртәгә 12.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр Казан яшь тамашачылар театрында узачак.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Арсений Курченковның вафатына бәйле рәвештә туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

«Арсений Сергеевичка осталык, табигый мөлаемлык һәм артистлык темпераменты дан һәм тамашачылар мәхәббәтен яулатты», - диелгән хәбәрдә.

Мәдәният министрлыгында Арсений Курченков республиканың театр бергәлегендә абруй казанды, республика театр сәнгатенә намуслы хезмәт итү үрнәге булды, диделәр.

«Талантлы кеше һәм актер Арсений Курченков турындагы якты истәлек меңләгән кешенең йөрәгендә мәңгегә сакланачак», — диделәр министрлыкта.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, актер белән хушлашу иртәгә 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр яшь тамашачылар театрында узачак.