Казан тамашачыларына дүрт төрек киносы күрсәтәчәкләр

25-28 октябрь көннәрендә «Мир» кинотеатрында төрек киносы атналыгы узачак.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 25-28 октябрь көннәрендә Казанның «Мир» кинотеатрында узачак төрек киносы атналыгы кысаларында 4 фильм күрсәтеләчәк. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Бу юлы без 4 фильм күрсәтәчәкбез. 25 октябрьдә, ачылыш тантанасында, казанлылар «Газированная вода для ифтара» картинасын (2016), 26 октябрьдә - «Желтая жара» (2017), 27сендә - «Фокусник» (2017) һәм 28 октябрьдә «Кислые яблоки» (2016) фильмнарын тамаша кыла алачак», - дип искәртте спикер.

Аның әйтүенчә, Казанда төрек киносы атналыгы инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Бу Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгы белән Юныс Эмре исемендәге институт ярдәмендә оештырыла торган уртак проект.

«Әлеге атналыкны үткәргәндә, без Казан белән генә чикләнергә теләмибез. Мондый чараларны Уфа һәм Самарада да уздырырга ниятлибез. Бу юнәлештә эш башланды инде», - диде Исмет Эрикан.