“Идел-йорт” халык театрлары фестивалендә федераль бюджетлы спектакль катнашты

Яшел Үзән музыкаль театрының “Айлин белән Данияр” спектакле "Кече шәһәр театрлары" федераль гранты хисабына куелган.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Кече шәһәр театрлары” федераль грантына куелган спектакль “Идел-йорт” халык театрлары төбәкара фестивалендә катнашты. Яшел Үзән музыкаль театры “Айлин белән Данияр” спектаклен тәкъдим итте.

“Идел-йорт” халык театрлары төбәкара фестивале финалына чыккан спектакльләр арасында “Айлин белән Данияр” – рус телендәге бердәнбер спектакль. Бүген ул Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае сәхнәсендә күрсәтелде. Спектакльне карарга зал тутырып башлангыч класс укучылары килгән иде.

“Айлин белән Данияр” музыкаль спектакле татар фольклоры һәм Тукай әкиятләре нигезендә эшләнгән. Данияр исемле егет Аҗдаһага каршы яуга чыга. Аның артыннан сөйгән кызы Айлин да бара. Урманда Данияр рәнҗеткән Шүрәле һәм Су анасына Айлин булыша. Финалда егет белән кыз Аждаһаны җиңеп туган якларына әйләнеп кайталар.

Театрның сәнгать җитәкчесе Елена Антонова күптән татар әкиятләре нигезендә спектакль куярга теләгән булуын әйтә. “Кече шәһәр театрлары” федераль грантына ия булгач кына театрга бу хыялын тормышка ашырырга мөмкин була. 2017 елда театр 1,5 млн сум бюджет белән спектакль чыгара. Әлеге грант театрга 2018 һәм 2019 елда да бирелде.

“Бөтен конкурсларда катнашасыбыз килә. Халык театрлары конкурсында катнашуыбыз спектакльдә 70 процент балалар катнашуына бәйле. Бу конкурс безгә бик ошый. Әмма без дәүләт театры булырга хыялланабыз. Без шуңа таба барабыз. Аның өчен безгә яхшы репертуар булдырырга һәм профессиональлекне ныгытырга кирәк”, - ди Елена Антонова. Ул театрның тамашачысы булуын, бүгенге спектакльгә дә Яшел Үзән халкының яратып йөрүен әйтә.

ТР Традицион мәдәниятне үстерү үзәге вәкиле Гали Габдрахманов Яшел Үзән муниципаль музыкаль театрында бары тик ике генә профессиональ актер барлыгын әйтә. “Әлеге театр чын халык театры. Без аларны үзебезнеке дип таныйбыз һәм бу фестивальгә катнаштырдык”, - ди ул.