2012 елда Третьяков галереясендә Бакый Урманче күргәзмәсе оештырылачак

Татарстан Мәдәният министрлыгы белән Дәүләт Третьяков галереясе арасында 2012 елда Третьяков галереясендә рәссам Бакый Урманче күргәзмәсен оештыру турында Килешү төзелгән

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Мәдәният министрлыгы белән Дәүләт Третьяков галереясе арасында 2012 елда Третьяков галереясендә рәссам Бакый Урманче күргәзмәсен оештыру турында Килешү төзелгән.
Күргәзмә юбилей датасына багышлана: 2012 елның февралендә татар мәдәниятенең күренекле вәкиле, РСФСРның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманче тууына 115 ел тула. Третьяков галереясендә зур күләмле проектны тормышка ашыруда республиканың билгеле музейлары – ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Татарстан Милли музее, “Казан” милли мәдәният музее, Бакый Урманче музее катнашачак. Шулай ук Дәүләт Шәрык музееның да катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Бакый Урманче үзендә дистәләгән һөнәрне берләштергән шәхес була: рәссам, графика остасы, бизәүче, балта остасы, агачка уеп ясаучы, сынчы, шагыйрь, җырчы, музыкант, энциклопедияче, телләр остасы, укытучы…
Бакый Идрис улы Урманче Тәтеш районының Күл Черкен авылында туа. Беренче белемен ул Казан шәһәренең “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә ала. Аннары Мәскәүнең сәнгать-техника институтын тәмамлап, 1926-1929 елларда Казанның cәнгать мәктәбен җитәкли. Иҗатының үсеш чоры 1958 елда, Казанга күченеп килгәч башлана. Монда ул тарихи геройларның, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең гаҗәеп портретларын иҗат итә. Бүгенге көндә аның әсәрләре күргәзмәләрдә күрсәтелә, картиналары һәм сыннары илнең күп музейларына куелган, үз куллары белән ясалган һәйкәлләре шәһәр һәм авыл мәйданнарын, урамнарын бизи. Бакый Урманче татар зыялыларыннан Урта гасыр шагыйре Кол Гали, мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, шагыйрь Дәрдмәнд һәм башкаларның портретларын иҗат итә. Ә Арча районының Яңа Кырлай авылында сынчының үз куллары белән ясалган Г.Тукайның архитектур-мемориаль комплексына тиңнәр юк. Бакый Урманче 1991 елда вафат була.